Первая любовь – это магическое и загадочное чувство, знакомое каждому. В жизни каждого человека наступает момент, когда он испытывает это сладкое и одновременно мучительное первое чувство.
Герои спектакля «Первая любовь» также не остались в стороне от этой всепоглощающей страсти. Юноша и девушка, страстно полюбив друг друга, решают пожениться. Для этого они организуют встречу своих родителей, чтобы те могли познакомиться поближе.
Но тут происходит непредвиденное: оказывается, что первой любовью отца юноши была мать девушки! События начинают развиваться стремительно, и все выходит из-под контроля. За всем происходящим спокойно наблюдает неожиданно появившийся посланник любви. Он знает, что от судьбы не уйти и что любовь каждого написана на небесах.
Эти забавные и смешные истории могут напомнить зрителям о их собственной первой любви.
Беренче мәхәббәт – ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.
Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти-әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса! Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат – мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.
Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр.
*Информация о наличии билетов на сегодняшний день. Реклама. Информация о рекламодателе по ссылке.